Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның Буралы авылында “Орчык бәйрәме” узды

Районыбыз ханым-туташлары борынгы йолаларны кайтарып, нинди генә чаралар үткәрми!

Шуларның берсе Буралы авылында узды. Биләмәнең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасын җитәкләгән Фәридә Шәйдуллина ерак әбиләребезнең кич утыру гадәтен бер дә оныттырмый. Бу юлы аны “Орчык бәйрәме”нә әверелдергән.

 Һәрвакыттагыча, бәйрәмгә – Фәридә ханым нигезенә, буралылардан тыш, Чубар Абдул, Мәндәй авылы аккалфаклылары да җыелды. Алар бусагадан күчтәнәчләрен – үзләре пешергән милли ризыклар, кул эшләре әйберләрен тотып килеп керде.

 Әйе, һәр татар гаиләсендә ул бик кадерле дә, кирәкле дә эш коралы булган. Орчык белән җеп эрләп безнең әбиләребез оекбаш- бияләй бәйләп олысын-кечесен киендергән, өй идәненә паласлар сугып аны затлы да, җылы да иткәннәр... Ә аларга агачтан эшләпәле орчыкларны оста куллы бабайларыбыз ясап биргән.

Җырсыз, уен-көлкесез аулагый була мени?! Шәйдуллинннар йорты да гомер көзенә кереп барган буыннның яшьлек җырларыннан ашу-гөр килеп торды. “Орчык тәгәрәтү”, “Йөзек салу” уеннары аларны гамьсез дә, рәхәт тә, инде сагынып сөйләргә генә калган кыз чакларына алып кайтты. Әнә шулай күңелле яшиләр Буралыда. Күрше авылдан килгән кунаклар да бик күңелләре булып, дәрт-дәрман алып киттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев