Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

1 Май бистәсенә Яз иңде

Март- Нәүрүз ае.

Районыбыз авылларында ай дәвамында бәйрәмнәр гөрли. Бу көннәрдә 1 Май бистәсе халкы да аны гөрләтеп уздырды.

Авыл үзешчәннәре, Мәнәвез авылының “Энҗе” ансамбле, Әгерҗенең талантлы егете Рәфил Кәримов, баянчы Рәсимә Шакирова бәйрәмдә катнашучыларга җыр-моңнарын бүләк иттеләр, аларның үзләрен дә рәхәтләнеп биеттеләр, җырлаттылар. 

Самовары кайнап торган табын артында кайнар коймак белән сыйланып, карга боткасы ашап, кызыклы уеннарда ярышып авыл халкы ихласан күңел ачты. Коймак табасы авылның иң уңган ханымы Ләйсәнә Гыйльмегалиевага эләкте. 

Бәйрәмне әнә шулай онытылмаслык итүдә мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Габдрәкыйпованың иҗади эзләнүе, зур тырышлыгы чагылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев