Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!

Хөрмәтле мөселманнарыбыз! Кадерле райондашлар!

Сезне зарыгып көтеп алган мөкатдәс Ураза гаете белән чын күңелдән котлыйм!  Бу бәйрәм рухи үрләргә, җан тынычлыгына ирешү сөенечен алып килә, җир йөзенә игелек һәм шәфкать кебек гомумкешелек кыйммәтләрен тарата, эчке дөньябызны камилләштерергә мөмкинлек бирә.

Рамазан аенда без уй-ниятләребезне Аллаһның мәрхәмәтен яулауга, бер-беребезгә рәхим-шәфкать күрсәтүгә һәм игелек кылуга юнәлттек. Якыннарыбыз турында кайгыртып, мохтаҗларга ярдәм итеп, мәхәббәт, игелек һәм киң күңеллелек чагылышы булган әлеге күркәм омтылышларны йөрәгебез түрендә һәрчак саклыйк.

Ураза гаетендә Аллаһы Тәгалә күңелләребезгә йомшаклык, иман һәм мәрхәмәтлек нуры өстәсен, һәркайсыбызга җан тынычлыгы, шатлык һәм бәрәкәт бүләк итсен.   Йортларыбызга муллык, әти-әниләргә түземлек, балаларга шәфкатьлек, барчабызга сәламәтлек, туган җиребезгә  тугры хезмәт итәр өчен көч-куәт насыйп әйләсен! Сезгә чын күңелдән рухи бердәмлек, матур тормыш һәм игелекле эшләрегездә зур уңышлар телим!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев