Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Ураза бәйрәме белән!

Хөрмәтле мөселманнарыбыз! Кадерле райондашлар!

Сезне зарыгып көтеп алган мөкатдәс Ураза гаете белән чын күңелдән котлыйм!  Бу бәйрәм рухи үрләргә, җан тынычлыгына ирешү сөенечен алып килә. Рамазан аенда без уй-ниятләребезне берберебезгә рәхим-шәфкать күрсәтүгә һәм игелек кылуга юнәлттек. Әлеге изге гамәлләребезне һәм саваплы эшләребезне алга таба да дәвам итсәк иде.

Мөселманнар һәрвакыт рухи чисталыкка, җан пакьлегенә, иман ныклыгына омтыла, бердәмлекнең мәгънәсен аңлап яши, якты киләчәккә өмет уята. Алар башка традицион дин вәкилләре белән күп гасырлар буе дустанә мөнәсәбәттә, шуның белән җәмгыятьтә үзара аңлашуны һәм тынычлыкны ныгытуга зур өлеш кертә. Дингә омтылучы милләттәшләребез өчен Азнакай җирлегендә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Бүгенге көндә районыбызда һәм шәһәребездә 50 мәчет, шулай ук башлангыч мәдрәсәләр эшләп килә.

Ураза бәйрәме һәркемгә сабырлык, илһам өстәсен, игелекле гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев