Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе – Сиңа!

Кәтем авылында туып, хәзерге көндә дә шунда гомер итүче яраткан тормыш иптәшем, кадерле әтиебез, бабабыз Юнысов Нургаяз Мөхәммәтҗан улының гомер бәйрәме – туган көне.

Сине чын күңелдән 70 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән берберегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!

Рәхмәт, әткәй. Бу дөньяда

Булганың өчен рәхмәт.

Безне саклап-яклап торган

Кулларың өчен рәхмәт.

Ходай сиңа озын гомер,

Гомерлек шатлык бирсен.

Кайгы-хәсрәтсез тормыш,

Бәхетле картлык бирсен.

Көн дә бәйрәм булмаса да,

Көннәрең бәйрәм булсын.

Теләгебездән дә уң син,

Үзебездән дә уң син.

Ин изге теләкләр белән: тормыш иптәшен Фәридә, балаларың, оныкларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев