Теләкләрнең иң изгесе – сиңа!
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе – сиңа!

 Азнакай шәһәрендә яшәүче кадерле кызыбыз, апабыз, туганыбыз, әнием ШАКИРОВА Гөлнара Илдус кызының 5 апрельдә гомер бәйрәме – 50 яшьлек юбилее.

Кадерлебез, сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Без сиңа хәерле гомер, исәнлек-саулык, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм бәхет-шатлыклар телибез. Карашларың җылы кояш кебек, Елмаюың айдай сөйкемле. Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит, Кояш чыккан нурлар шикелле. Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа, Көннәреңне шатлык бизәсен. Сәламәтлек үзе бәхет бит ул, Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.

Иң изге теләкләр белән, сине котлап: әтиең, әниең, улың Расих, сеңлең Зөлфия, Факел, Раяз һәм туганнарың, дусларың


Нет комментариев