Теләкләрнең иң изгесе – Сиңа!
Бәхетле гомер юллары куанычлы тормыш мәшәкатьләренә уралып, әкрен генә агыла. Көзнең матурлыгына, муллыгына сөенеп йөргән көннәрдә безнең өчен иң якын һәм кадерле булган кешебез – гомерлеккә сайлаган ярым – тормыш иптәшем, яраткан әниебез, әбиебез, хөрмәтле туганыбыз, кодагыебыз Исламова Чәчкә Салих кызы үзенең 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.
Мәктәптә укыганда ук күңелдә уянган укытучы булу теләге, дипломын кулына алган яшь белгечне кабат мәктәпкә, кайчандыр үзе кебек шаян укучылар янына, Актүбә бистәсенә алып кайта. Берничә елдан үзенең хезмәт юлын Азнакай 2 нче урта мәктәбендә чит телләр фәне укытучысы буларак дәвам итә. Лаеклы ялга киткәнче нефть сәнәгате өлкәсендә тырыш хезмәт куя.
Кадерлебезне чын күңелебездән юбилее белән тәбрикләп, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Барлык изге гамәлләрең өчен рәхмәтлебез, бер-беребезнең игътибарын, хөрмәтен тоеп, балалар, оныклар куанычын, игелекләрен күреп озак еллар бергәләшеп яшәргә язсын.
Без телибез сиңа теләкләрнең
Иң изгесен һәм иң олысын.
Тоеп яшә һәрчак тормышыңда
Һәрберебезнең күңел җылысын!
Бәйрәмнәрең кабатланып торсын,
Сүтелгәндә гомер йомгагы.
Туганлыкны саклап бергә-бергә
Каршылыйк әле бик күп елларны.
Иң изге теләкләр белән, яратып-хөрмәт итеп: тормыш иптәшең Фирдәвес, кызларың Алсу, Альбина, киявең Артем, кода-кодагыйлар, туганнар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев