Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Олы юбилеең белән!

 Әлкәй авылында яшәүче безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез, әбиебез, олы апабыз, туганыбыз ЗАҺИТОВА Рәйсә Петр кызы 26 апрельдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Әниебез, апабыз! Син безнең өчен һәрвакыт үрнәк булдың, олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, киңәшчебез син, авырган чакларыбызда безне дәвалаучы табибыбыз да син, чөнки синең гомерең медицина белән бәйле хезмәттә үтте – 35 ел Җәлил бистәсендә акушер булып эшләдең. Күпме сабыйларны кулыңа алдың, аларның бу дөньяга беренче аваз бирүләрен ишеттең, куандың, әти-әниләренә сөенеч бүләк иттең! Хәзер инде лаеклы ялда булсаң да, сиңа ярдәм сорап килгән авылдашларыңа, туганнарыңа медицина ярдәме күрсәтәсең.Озак еллар авыру әтиебезне карап, аны соңгы юлга озаттың.

Безнең кадерлебез! Синең алдагы көннәрең аяз, тыныч булсын, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, Ходай биргән гомереңә куанып, безне дә куандырып-шатландырып яшәвеңне телибез!

Кабул ит син ихлас теләкләрне:

Сәламәт бул, рухың һәрчак көчле булып,

Шатландырып, җилкәндереп йөрәгеңне

Күңелеңдә бәхет хисе торсын ташып!

Иң изге теләкләр белән: улларың, киленнәрең, оныкларың, туганнарың, кодагыйларың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев