Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Лилия Хәлимова: «һәр бала имин гаиләдә үсәргә тиеш»

«Омет» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе районыбызның халыкны социаль яклау хезмәте өчен кадрлар мәктәбе булып тора дисәң, һич арртыру булмас.

Чөнки Азнакай «соцзащита»сының күп кенә җитәкчеләре хезмәт юлын нәкъ менә шушы бүлектә башлап, шушында тәҗрибә туплаган кешеләр.

Социаль эш буенча белгечләр, психологлар, социаль педагоглар һәм юрисконсульттан торган бердәм команданы җитәкләүче Лилия Хәлимованың бу вазифада эшләвенә август аенда егерме ел тула.

Һөнәре буенча укытучы, ул кеше күңеленең нечкәлекләрен, баланың шәхес үсеше үзенчәлекләрен бик яхшы белә. Нәкъ менә шушы сыйфатлары Лилия Раисовнага үзен компетентлы җитәкче һәм оештыручы итеп күрсәтергә ярдәм итә.

– Ул бик ихлас, нечкә күңелле, олы йөрәкле кеше. Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, бик тә төгәл. Үз урынында булган, эшенең чын остасы, – ди аның турында «Омет» үзәге директоры Гөлназ Юнысова.

Бүлек кызлары һәрвакыт алгы сызыкта. Социаль куркыныч халәттә һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә ярдәм итү, күп балалы яки сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче гаиләләр белән эшләү – бүлек картотекасында сакланган һәр шәхси эш артында йөзләгән гаилә язмышы тора һәм аларның һәркайсына Лилия Хәлимова җитәкчелегендәге хезмәткәрләр ярдәм итәләр.

Менә алар яңгышкан гаиләне яки «авыр» яшүсмерне дөрес юлга бастыру өчен чираттагы рейдка чыгалар, гуманитар ярдәм җыялар яки социаль контракт документларын туплыйлар, кече Сабантуй яки авыру балаларга клубта дәрес оештыралар, проект язалар яки грант бәйгесендә, үзешчән сәнгатьтә катнашалар, шул ук вакытта сизгер, игътибарлы, кайгыртучан булып кала беләләр.

Боларның барысы да Лилия Раисовнаның тырышлыгы белән тормышка ашырыла. Ул вакытында төпле киңәш биреп, ведомствоара хезмәттәшлекне оештыра белә. Көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында да аңа тагын бер авыр хәлгә эләккән гаиләгә ярдәм итү өчен телефонда булырга, күпсанлы сорауларны хәл итәргә туры килә.

Күркәм сыйфатлары өчен Лилия Хәлимованы коллективта һәм районда хөрмәт итәләр. Лилия Рәис кызының намуслы хезмәте район хакимиятенең, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм грамоталары, «Татарстан Республикасы социаль яклау отличнигы» абруйлы исеме белән билгеләп үтелде.

Ә һөнәри бәйрәмнәре көннәрендә Лилия ханым үзенең юбилее хөрмәтенә тагын да җылы котлаулар һәм үзе бик тә яраткан лилия чәчәкләрен кабул итеп алды. Иң зур сөенече – тормыш иптәше Марат, күптән түгел тормышка чыккан кызлары Лилиана һәм төпчекләре Камилә дә әниләрен уңышлары белән сөендереп торалар.

– Балалар – тормышыбызның яме. Һәр бала тулы, яратучы, имин гаиләдә үссен иде, – дип чын күңелдән барлык таныш һәм таныш булмаган кешеләренә тели Лилия Хәлимова.

Әйе, бәхетле гаилә, бәхетле балалар – бу бит, чынлап та, тормышның нигезе, җәмгыятебезнең таянычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев