Күркәм юбилеең белән!
Ямьле Ык буенда урнашкан Тымытык авылында туып, бүгенге көндә Азнакай шәһәрендә гомер итүче кадерле әтиебез, бабабыз Кашапов Марсель Кашап улына 12 октябрьдә 80 яшь тула.
Алар әниебез Роза белән гомер итеп, ике кыз, бер ул үстереп, зур тормыш юлына чыгардылар. Бүген һәрберсенең үз тормышы.
Әтиебез Лениногорск нефть техникумын тәмамлаганнан соң, нефть тармагында шофер, автомеханик, скважиналарга капиталь ремонт ясау оешмасында өлкән механик, лаеклы ялга чыкканчыга кадәр мастер булып эшли. Намуслы, тырыш хезмәте өчен ул күпсанлы Мактау грамоталарына лаек була. “Хезмәт ветераны” булып пенсиягә чыга.
Кадерле әтиебез, рәхмәт сиңа барысы өчен дә! Син безнең ныклы терәгебез, таянычыбыз булдың. Туар таңнарың тыныч, сәламәтлегең ныклы булсын. Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми озын гомер итүеңне телибез.
Әтиебез – безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Юбилеең белән котларга.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Дөньялыкта күр син савабын.
Тоеп яшә калган гомереңдә
Күңел назын һәрбер балаңның.
Бергә-бергә озак яшик әле,
Куанышып торыйк дөньяда.
Безгә кылган барлык яхшылыгың
Йөзе белән кайтсын сиңа да.
Иң изге теләкләр белән: улың, киленең, кызларың, кияүләрең, онык-оныкчыкларың
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев