Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Күркәм юбилеең белән!

Урсай авылында гомер итүче сөекле кешебез – әтиебез Гарипов Фәрит Фәрәгать улына 29 февральдә 70 яшь тула.

Салкын кышларда туса да, язның сафлыгын, җәйнең җылылыгын, көзнең муллыгын күңеленә җыйган кадерлебез ул. Әтиебез гомер юлының 42 елын авыл хуҗалыгы үсешенә багышлап, туган авылында лаеклы хезмәт куйды. Әниебез Әминә белән иңгә-иң куеп гомер итүләренә дә дүрт дистә ел булды.

Әниебез белән безне кадерләп үстереп, олы тормыш юлына аяк басарга булышканыгыз, гаделлеккә өйрәткәнегез, туган йортыбызга кайтканда кочак җәеп каршы алуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озын-озак гомер итегез.

Әти! Сәламәтлегең какшамасын, елларга бирешмә, әле синең дәртләнеп, киләчәккә матур планнар белән яшәр һәм яшьнәр чагың. Әтиле йортның утлары да яктырак яна, нигезе дә нык була. Киләчәк көннәребездә дә барыбызның шатлык-куанычларына уралып, һәммәбезгә кирәк һәм терәк булып яшәргә насыйп булсын. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа, әтиебез!

Күпме булса җирдә изге теләк —

Без телибез сиңа барын да.

Ап-ак карлар кебек бәхет яусын

Туган көннең һәрбер таңында.

Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сиңа

Сәламәтлек, бары шатлыклар!

Иң изге теләкләр белән: сине яратып тормыш иптәшең Әминә, кызларың-кияүләрең, оныкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев