Котлыйбыз!
Камышлы авылында туып, шунда гомер итүче әниебез, әбиебез Динмөхәммәтова Галия Фәрхетдин кызы 26 декабрьдә гомеренең күркәм бәйрәмен билгеләп үтә.
Аны 85 яшьлек юбилее белән чын йөрәктән котлыйбыз.
Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Син бик сабыр, изге күңелле, туган җанлыклы, ярдәмчел, олы йөрәкле. Аллаһы Тәгалә алдагы көннәреңдә кайгы-хәсрәт күрмичә яшәргә насыйп итсен.
Кайчан килсәк, өеңдә нур бөрки,
Каршылыйсың якты йөз белән.
Мәшәкатьләр җиңеләеп китә
Синең әйткән йомшак сүз белән.
Бергә-бергә озак яшик әле,
Куанышып торыйк дөньяда.
Безгә кылган барлык яхшылыгың
Йөзе белән кайтсын сиңа да.
Иң изге теләкләр белән: киленең Альбина, оныкларың Айгиз, Айгөл, Әмир, Яр Чаллыдан кызың Лимуза, киявең Марс, балалары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев