Хөрмәтле коткаручылар, ветераннарыбыз!
Сезнең барыгызны һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!
Коткаручы – иң куркыныч һәм җаваплы хезмәт. Сез – һәрчак уяу, гадәттән тыш хәлләрдә беренче булып ярдәмгә ашыгучы һөнәр ияләре. Табигать бәла-казалары, янгыннар вакытында, юлларда килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрендә бәлага юлыкканнарга һөнәри дәрәҗәдә күрсәткән ярдәмегез кешеләрнең гомерен саклап кала.
Бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе үрнәге булган, зур остазлык эшләре алып барган, бүгенге көндә яшь буынга бәяләп бетергесез тәҗрибә һәм белем биргән хезмәт ветераннары рәхмәт сүзләренә лаек.
Көне-төне кешеләрне бәла-казадан сакларга әзер торучы коткаручыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга сәламәтлек, гаиләләрендә иминлек, гадәттән тыш хәлләрнең азрак булуын телим!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы
Нет комментариев