Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОТЛАУЛАР

Юбилеең белән, Алсу апа!

Газета укучыларыбызны үзенең эчтәлекле, тәрбияви мәкаләләре белән сөендереп торучы актив хәбәрчебез Алсу апа Габделхакованың олы юбилее. Аңа – 80 яшь.

Ул – Азнакай кызы. 1945 елның 19 июлендә Азнакай районы Әгер авылында туа. Балачак, яшьлек еллары да биредә уза.  Уразай авылы егете Габделхаков Әхтәм Гайнелгыйлем улына кияүгә чыга. Әмма  озак кына Азнакайдан аерылып торырга туры килә аңа. 1972 елда  гаиләсе белән КамАЗ төзелешенә китеп, 45 ел гомерен Яр Чаллы шәһәрендә үткәреп, Алсу апа кабат туган якларына кайта. Хәзер ул ялгызы гына Азнакай шәһәрендә яши. Пенсия яшендә булуына карамастан, Алсу Мирзәет кызы гел дә тик кенә тормый: җәмәгатьчелек эшләрендә, яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә тырыш хезмәт куя. Әмма төп көчен волонтерлык эшенә багышлый. Мәктәпләрдә, гимназиядә үсмер балалар белән аралаша, патриотик  тәрбия чараларында актив катнаша. Безгә ул тормышчан, тәрбияви мәкаләләре белән генә түгел, ә бәлки “Сандыктагы музей” проекты буенча да яхшы таныш. Алсу апаның кул эшләреннән торган бик бай коллекциясе бар. Аның киләчәккә бик матур хыялы бар: Азнакай шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен кул эшләре үзәге булдыру. Матур хыяллары тормышка ашсын!

Районыбыз өчен матур эшләр белән янып йөрүче  актив хәбәрчебез, киңәшчебез, волонтер Алсу апаны ихлас күңелдән юбилее белән котлыйбыз. Аңа ныклы сәламәтлек, иминлек, һәрчак шулай шат күңелле, ярдәмчел, матур эшләр белән янып йөрүен теләп калабыз.

“Маяк” газетасы редакциясе коллективы

Алсу Габделхакова иҗаты

Рәхмәтлемен

Рәхмәтлемен кулларыма
Күп һөнәрләр белгән өчен.
Шул кулларым аша тоям
Ходай биргән яшәү көчен.
 
Рәхмәтлемен улларыма
Ана телен белгән өчен,
Туган җирнең туфрагында
Яланаяк йөргән өчен.
 
Рәхмәтлемен кызларыма
Сабырлыкны белгән өчен.
Гаилә бәхетен зур тәхеттән
Күпкә өстен күргән өчен.
 
Ир кадерен белгәннәргә,
Талдан бишек үргәннәргә,
Тар басмага баскан чакта
Язгы ташкын бирер көчен!
Рәхмәтлемен барысы өчен.
 

Яшим шулай

Сирәк кенә, ипләп кенә
Күрше-күлән керештерә.
Вакыт тапса, оныклар да
Хәл-әхвәлне белештерә.
 
Яшим шулай ашыкмыйча
Бикләмимен ишек биген.
Нигә әле бикләнергә?
Дуслар килсә, килсен бүген.
 
Кара болыт капласа да,
Вакыт-вакыт язмыш күген,
Ләйсән яңгыр көтеп яши
Күңел дигән нәфис гөлем.
Минем бүген Туган көнем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев