Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Азнакайда 100 яшен тутырган Ирина Давыдованы котладылар

Районыбызда тулы бер гасыр яшәүчеләр сафы тулылана бара

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакай шәһәрендә гомер итүче Ирина Давыдованы 100 яшьлек олы юбилее белән тәбрикләде.

- Сез чынлап та бәхетле кеше өч кыз үстереп, дүрт онык һәм җиде оныкчыкка куанып яшисез. Алга таба да исән-сау яшәргә, тормышыгызның һәр кадерле мизгелендә рәхәт тоярга язсын сезгә, – дип тәбрикләде юбилярны Марсель Шәйдуллин.

100 ел элек 27 апрель көнне ерак Пятигорск каласында Ирина Сергей кызы Давыдова дөньяга килә. Гаиләдә ул бер бала була. 1941 елда 10 сыйныфны тәмамлап, телеграфта эшләргә керә. 1942 елда ул элемтә техникумын тәмамлап, Пятигорск элемтә конторасында хисапчы булып эшли башлый. 1943 елда ул Бөек Ватан сугышында катнашучы, армиядә хезмәт итүче Василий Давыдовка кияүгә чыга. 1945 елда аларның беренче бала – Лариса исемле кыз дөньяга килә. Ирен сугыштан зарыгып көтә һәм сугыш беткәннән соң, 1946 елда ире Пятигорскка кайтса да, ул тиздән туган ягына – күрше Сарман районының Петровский авылына күченә. Ирина ханым да аңа олы кызы белән ияреп китә. Район үзәгендә яшәп, ул – район элемтә узелында баш хисапчы, ә ире сырхауханәдә хезмәт итәләр. Соңрак Иринаны Азнакайга баш хисапчы эшенә күчерәләр, ире УТТга машина йөртүче итеп керә. Аларның кызлары Валентина – 1948 елда, Татьяна 1957 елда туа. Хәзерге вакытта Лариса – Казанда, Валентина – Өфәдә, Татьяна Азнакайда тормыш итәләр.

Лаеклы ялга чыкканчы, Ирина элемтә оешмасында барлыгы 42 ел хезмәт итә. Ул тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев