Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

​​​​​​​60 ел бергә яшәү – үзе зур бәхет

​​​​​​​Сарлы авылында яшәүче кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз Альбина Хәйберахман кызы һәм Галимҗан Сабирҗан улы Мәкәримовлар 1959 елның 15 ноябрендә уртак тормыш корып җибәргәннәр.

Шул еллардан соң 60 ел гомер узган. Шушы ук айда әтиебезнең 80 яшьлек юбилее. Безнең кадерлеләребез, сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмегез – бриллиант туегыз белән котлыйбыз. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә кирәктерәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, матур, күркәм гомер кичерәсез. Һәрвакыт тормыштан, хезмәттән тәм табып яшисез. Иңне-иңгә куеп, хәләл көч белән матур тормыш корып, 3 бала үстереп, аларны олы тормыш юлына озаттыгыз. Төпле нигезле, ышанычлы гаилә учагында балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз белән матур итеп гомер итәсез. Ходай саулыктан аермасын, мул, имин тормышта пар канатлар булып, озын гомер итәргә язсын. Сез булганда гына өйләребез ямьле, сыйларыбыз тәмле. Рәхмәт барысы өчен дә.

 

Алтмыш ел иңне-иңгә куеп,

Бергә тартып тормыш арбасын,

Бер-берегезне сөеп, безгә үрнәк булып,

Һәрчак туры юлдан барасыз.

Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,

Безгә сезнең белән бик рәхәт.

Әти-әни, барысы өчен сезгә

Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.

 

Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев