Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне

Хөрмәтле райондашлар! Сугыш һәм хезмәт ветераннары, запастагы, бүгенге көндә ил сагындагы һәм хәрби махсус операциядә катнашучы якташларыбыз, булачак солдатлар!

Сезнең барчагызны да Ватанны саклаучылар көне белән ихластан тәбрик итәм. Бу көнне без тиңдәшсез батырлыгы яшь буыннар өчен гасырлар дәвамында үрнәк булып калган Бөек Ватан сугышы ветераннары алдында хөрмәт белән баш иябез, кулына корал алып илебезне саклаган, интернациональ бурычларын үтәгән лачын ир-егетләребезгә соклану белдерәбез. Бүгенге бәйрәм аеруча мәгънәгә ия, чөнки без аны илебез өчен катлаулы һәм җаваплы чорда билгеләп үтәбез. Иминлегебезне саклап тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән райондашларыбыз белән чиксез горурланабыз, шундый лачын егетләр үстергән әти-әниләр һәм аларның гаиләләренә рәхмәтләребезне җиткереп, аларга таяныч булырга тырышабыз.

Чын ир-егетләр бәйрәме белән котлап, барчагызга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм аяз күк йөзе телим!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль район башлыгы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев