Террорга каршы – бергәләп
Әлеге темага эшлекле сөйләшү узды
Азнакай район советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, район башкарма комитетының эшләр идарәчесе, террорга каршы көрәш комиссиясе секретаре Руслан Дәүләтшин хокук саклау органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм башка җаваплы оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында киңәшмә уздырдылар. Анда террорлык куркынычлары булганда халыкның игътибарлылыгын арттыру, кешеләр арасында аңлату эшләре алып бару, гомумән куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау турында эшлекле сөйләшү булды. Көндәлек тормышта да, социаль челтәрләр аша да кырыгалдарлардан алданмас өчен һәммәбездән игътибарлык, уяулык таләп ителә. Өлкән буын, әби-бабайларыбыз арасында да төрле аңлату эшләре алып барырга кирәк. Бердәм һәм бергә булганда гына экстремизм, террорчылыкка каршы көрәшә алырбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев