Татарстанда ачыкланган коррупцион җинаятьләр саны 23% ка арткан.
2025 елда коррупциягә каршы тору буенча эш нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Тимур Нуриев сөйләде.
"Быел Татарстанда 1200дән артык җинаять ачыкланган, бу узган ел белән чагыштырганда 23% ка күбрәк. Татарстан ачыкланган коррупцион җинаятьләр буенча беренче урында тора. Бу безнең республикада коррупциянең югары дәрәҗәдә булуы турында сөйләми. Бу безнең хокук саклау органнарының нәтиҗәле эшләве турында сөйли", - дип билгеләде ул.
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»
Нет комментариев