Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ КӨРӘШ

Коррупциягә каршы көрәш – игътибар үзәгендә

Һәр елны безнең районда коррупциягә каршы көрәш айлыгы уздырыла. Бу уңайдан оешма, предприятие, учреждение җитәкчеләре игътибарына 13 ноябрьдән 13 декабрьгә кадәр айлык уздыру турында район башлыгының мөрәҗәгате басылды, чаралар планы төзелде.

Аның нигезендә интеллектуаль уеннар, түгәрәк өстәлләр, әңгәмәләр уздырыла.

4 декабрьдә «Маяк» газетасы редакциясендә хокук саклау органнары хезмәткәрләре катнашында түгәрәк өстәл узды. Анда коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Рамил Гатиятуллин, шәһәр прокуроры урынбасары Ленар Яфизов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенең икътисади җинаятьләргә, коррупциягә каршы көрәш бүлеге начальнигы Марсель Шәрәфиев катнаштылар. Анда коррупциягә каршы эшчәнлек буенча актуаль сораулар күтәрелде. Айлык кысаларында нинди чаралар планлаштырылган? Коррупция белән бәйле хокук бозуларга нинди гамәлләр керә? Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә без бу һәм башка сорауларга җавап табарга тырыштык.

— Бу социаль явызлыкка каршы күп төрле көрәш чаралары бар. Иң әһәмиятлеләре икәү. Аның беренчесе профилактик чаралар булса, икенчесе — хокук бозулар өчен җавапка тарту, — ди Рамил Гатиятуллин.

 

 

— Күпчелек кешеләр коррупцияне ришвәт алу һәм бирү дип уйлыйлар. Әмма коррупция белән бәйле җинаятьләр төшенчәсе киңрәк. Аны матди яктан гына карарга кирәкми. Мәсәлән, дәүләт хезмәткәренең эш урынын алыштыру турында хәбәр итәргә тиешлеге. Шулай ук керемнәр турында белешмәләрне тикшерү, үз вәкаләтләреңнән законсыз файдалану кебек күренешләрне карауга зур әһәмият бирелә. Исемлекне тагын да дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Коррупция бик күп юнәлешләрне үз эченә ала, — дип аңлатты Ленар Яфизов.

Коррупция белән бәйле җинаятьләр эшләргә кешене нәрсә этәрә соң?

— Мондый җинаятьләргә илтүче төп фактор — ул кешенең комсызлыгы, үзенә күбрәк файда алырга омтылуы. Минем практикада күпчелек ришвәтчеләр нәкъ менә шундый ният белән эш итүчеләр, — ди Марсель Шәрәфиев.

— Ришвәт алу-бирүгә нәрсәләр керә?

— Бүләкләр, хезмәтләр, ярдәм, товарга бәяне киметеп бирү, ташламалар... Кыскасы, кеше үзенә нинди дә булса табыш, файда китерә торган гамәлләр, — дип әңгәмәне тулыландырды Ленар Яфизов. — Җирле үзидарә органнарында эшләүчеләрнең коррупция гамәлләре кылуы турында ялган хәбәр өчен җаваплылык каралган. Һәрбер очракта да кешенең үз ялгышын төзәтергә, җинаять эшен ачарга ярдәм итәргә мөмкинлеге бар.

Коррупция, ришвәтчелек очракларына тап булсагыз, 7-26-62 телефоны буенча хәбәр итә аласыз.

Бердәм булганда, мондый хокук бозуларга каршы бергә көрәшкәндә генә нинди дә булса нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

 

«Түгәрәк өстәл» артында сөйләшүне Алсу Исмәгыйлева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев