Без бергәләп кенә коррупцияне туктата алырбыз
Ел саен районда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар уза.
Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы 2003 ел 9 декабрь көнен коррупциягә каршы көрәш көне итеп билгели. Шуннан башлап, илебездә әлеге көн уңаеннан күп төрле чаралар уздырыла. 17ноябрьдән 17 декабрьгә кадәр Азнакай районында айлык игълан ителде. Айлык дәвамында җитәкчеләр, хокук саклау, җәмәгатьчелек органнары вәкилләре катнашында яшьләр, җәмәгатьчелек белән очрашулар, коррупциягә каршы көрәш чаралары турында төрле бәйгеләр һәм башка бик күп чаралар планлаштырылган.
Шушы көннәрдә «Тау» яшьләр үзәгендә районыбыз яшьләре белән очрашу булды. Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин, шәһәр прокуроры Марат Гыймалетдинов, район эчке эшләр бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы эш бүлекчәсе начальнигы Марсель Шәрәфиев, район башлыгы ярдәмчесе Рамил Гатиятуллин һәм башка җаваплы җитәкчеләр катнаштылар. Очрашу барышында яшьләр белән: «Нәрсә ул коррупция?», аның төрләре, аңа каршы көрәш һәм саклану чаралары һәм башкалар турында эшлекле сөйләшү булды. Яшьләр җитәкче абыйларына үзләрен борчыган күптөрле сорауларга җаваплар да алдылар.
«Законнарны белеп торырга кирәк. Уйламый эшләнгән гадәти генә гамәлләр өчен дә җинаять җаваплылыгына тартылырга һәм ул кара тап булып гомер буе озата барырга мөмкин. Законнарны белмәү, җаваплылыктан коткармый. Гадел булырга, коррупция күренешләренә битараф булмаска кирәк. Бергә булганда гына без коррупцияне туктата алырбыз!»
Очрашу барышында әнә шул фикерләр шигарь булып яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев