Азнакайда җитәкчеләр һәм мәктәп укучылары намуслылык кыйммәтләре турында фикер алыштылар
Районыбызда коррупциягә каршы чаралар уза.
Коррупциягә каршы көрәш айлыгы кысаларында шәһәребезнең 8 нче урта мәктәбендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм шәһәр прокуроры Марат Гыймалтдинов белән очрашу узды.
“Эшлекле иртәнге аш” форматында уздырылган чарада шулай ук район эчке эшләр бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы эш бүлекчәсе начальнигы Марсель Шәрәфиев, шәһәр суды администраторы Алекс Хәмидуллин, район башлыгы ярдәмчесе Рамил Гатиятуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева да катнашты.
Ачык дәресне 12 ел шушы мәктәптә белем бирүче яшь педагог – тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рания Гыйззәтуллина бик эчтәлекле итеп барды. Дәрес барышында 9-11 нче сыйныфларда белем алучы егетләр-кызлар ришвәтчелекнең җәмгыятькә зыяны турында фикер алыштылар, кыек юлга басканнарга нинди җаваплылык каралганлыгы турында сөйләштеләр.
Җитәкчеләр балаларга коррупция төшенчәсе, аның турында аңлаттылар, намуслы, гадел булырга чакырдылар. Соңыннан укучылар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
«Мондый очрашулар бик кирәк, алар яшьләр арасында да хокук белеме үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә һәм коррупцион тәртипкә карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыруга зур ярдәм булып тора. Яшьләребезнең гражданлык позициясе нык, бу безнең өчен зур горурлык. Шушы яшьтән коррупция, аның зыяны хакында белән балалар киләчәктә мондый төр хокук бозуларны булдырмаслар дигән ышанычта калабыз», – диде Марсель Шәйдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев