8 август көнне «Азнакай» санаторий- профилакториенда Яшьләр үзәге хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен «Коррупциягә юл юк!» дип исемләнгән уен-викторина үткәрделәр.
Оештыручылар уен формасында коррупциянең нәрсә икәнлеген, ришвәт алу һәм бирүнең җинаять булуын аңлаттылар. Намус белән эш итәргә, законнарны үтәргә, ә иң мөһиме тынычлыкта һәм татулыкта яшисең килә икән, тормыш кануннарын бозмаска кирәклеген ассызыкладылар.
Балалар чарада актив катнаштылар, алар иң мөһим нәрсәне - коррупциянең кеше тормышында нинди зыян китергәнен һәм аның белән ничек көрәшергә икәнен аңладылар.
Нет комментариев