Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ КӨРӘШ

9 декабрь – Коррупциягә каршы көрәш көне

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Азнакай 1 нче мәктәбе базасында эшлекле иртәнге аш узды.

Бүген, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне белән бәйле чаралар кысаларында, Азнакай шәһәре 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә гадәти булмаган һәм мөһим очрашу узды. «Эшлекле иртәнге аш» форматы җәмгыятьнең иң актуаль темаларының берсе буенча ачык әңгәмә өчен җылы һәм ышаныч атмосферасы тудырды.

Әңгәмәдә 10-11 нче сыйныфларда белем алучы 11 укучы, муниципаль берәмлек башлыгының урынбасары Айдар Хәлиуллин һәм район Советы депутаты Руслан Гәрәйшин катнашты. Ачык дәресне 30 елдан артык хезмәт тәҗрибәсе булган тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гүзәл Якупова кызыклы һәм эчтәлекле итеп алып барды. Уртак чәй табыны артында катнашучылар үзләрен ирекле хис итте, ләкин дискуссия өчен тема җитди иде: коррупция, аның формалары, нәтиҗәләре һәм каршы тору ысуллары. Аралашу барышында кызлар һәм егетләр кунаклар белән бергә тормыштагы реаль хәлләрне анализладылар, ришвәтчелекнең зарары һәм җаваплылыгының әһәмияте турында сөйләште.

Материалны яхшырак үзләштерү өчен, укытучы интерактив ысуллар да кулланды. Катнашучылар тематик әкият тыңлап, аны анализлап, әхлакый өйрәтмәсен тапты һәм заман белән тәңгәл куйды. Коррупциягә каршы темага бәйләнгән ребусларны чишү, уен формасында хокукый төшенчәләр һәм терминнарны ныгытуга ярдәм итте.

«Мондый очрашулар бик мөһим», — дип билгеләде Айдар Хәлиуллин. — «Яшьләр белән турыдан- туры әңгәмә алып барганда, хакыйкый аңлаеш туа. Яшь буында ныклы гражданлык позициясе һәм коррупциянең теләсә нинди чагылышларын кабул итмәү хисе барлыгы күренә».
Мәктәп укучылары, үз чиратында, рәсми булмаган атмосферада хакимият вәкилләренә сораулар бирү һәм аларга турыдан-туры җаваплар алу мөмкинлегенә ия булды. Очрашу, коррупциягә каршы көрәш һәр ватандашның аңлы позициясеннән башлануын һәм бу позицияне мәктәптә ук формалаштыру кирәклеген исбатлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев