Азнакаево

Азнакаевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
НАШИ КОНКУРСЫ

Регина Сидорова: " Әнкәйләргә безнең йолдызлардан, я кояштан һәйкәл салырлык" (III төркем)

Регина Сидорова, Азнакай районы Әлкәй гомумбелем бирү мәктәбе, 8 нче сыйныф, 16 яшь. Мин дә, энем дә әниебезне бик яратабыз.Үземнең яратуымны иҗади эшем белән исбатлыйсым килә. Әнием (Инша) Дөньяда һәркемнең дә иң кадерле, газиз кешесе була. Ул синең белән тормышыңның иң авыр минутларын да, бәхетле мизгелләрен дә уртаклаша. Аның сүзләре...

Регина Сидорова, Азнакай районы Әлкәй гомумбелем бирү мәктәбе, 8 нче сыйныф, 16 яшь.

Мин дә, энем дә әниебезне бик яратабыз.Үземнең яратуымны иҗади эшем белән исбатлыйсым килә.

Әнием

(Инша)

Дөньяда һәркемнең дә иң кадерле, газиз кешесе була. Ул синең белән тормышыңның иң авыр минутларын да, бәхетле мизгелләрен дә уртаклаша. Аның сүзләре җанга сихәт, дәва бирә, ә күзләре ышаныч һәм өмет өсти. Аның кочагы сине авыр сүзләрдән, усал күзләрдән яклый һәм саклый. Әйе, сүзем әниләр турында. Без җир йөзенә кеше хәтле кеше тудырган бу илаһи затларның эчке кичерешләрен, катлаулы рухи дөньясын, үз баласына мөнәсәбәт, олы мәхәббәтен ачып бетерә алганыбыз юк әле. Мөгаен, моңа беркайчан да ирешә алмабыз кебек...

Әни... Кыска гына бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы.

Әни... Һәрбер кеше өчен иң кадерле , иң сөйкемле зат ул!

Әни... Күпме йокысыз төннәр, күпме борчу һәм сагыш бу сүздә! Газап һәм борчулардан котылаың килсә, аның күзләренә генә кара. Шунда ук бөтен кайгы-сагышларың эреп югала. Ул күзләр шундый мөлаем һәм ягымлы, эйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Әниләр турында ниләр генә язылмаган да, нинди генә кинофильмнар төшерелмәгән?! Мин дә әниләр турында шигырьләр язганым бар, менә шуларнын берсе:

Әнкәйләргә алла ярдәм бирсен,

Алардагы бөтен авырлык,

Әнкәйләргә безнең йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

Минем әнием Гөлназ исемле. Ул 1982 елда Бакалы районы Корыч авылында туган. Ул укыганнан соң, узенең 24 яшендә эшли башлады һәм хәзерге вакытка кадәр бик күп һөнәрләр алыштырды, повар да, төзүче дә, сатучы да булып карады. Әнием - минем дөньядагы иң кадерле, иң якын кешем. Ул һәрвакыт янымда. Күңелем тулган чакларымда әниемнең җылы сүзләре мине юата, дәрт һәм рух өсти; күңелемне шатлык биләп алса, әнием аны да ихлас күңеленнән уртаклаша. Мәктәптән шатланып кайткан чакларда мине каршы алган әниемнең йөзе кояш кебек балкый башлый. Минем сөенүем, күрәсең, әнигә дә кучә торгандыр. Әнием тәмле ризыклар пешереп, татлы чәйләр ясагач, безне өстәл янына чакыра. Үзе күп вакыт утырмый да.

Күзендә - сөенеч чаткылары. Яратып, тәмле ашавыбызны күреп, балаларча беркатлылык белән шатлана. Гел эшләп торырга гына күнеккән кулларын, кая куярга белмичә, әллә алъяпкыч итәгенә, әле бер - берсенә яшерә. Ә әниемнең куллары иң йомшак, иң җылы, иң кадерле куллардыр, мөгаен. Шул ягымлы куллар миңа кагылуга, бөтен кайгыларым югала. "Балам" дип аркамнан сыйпаса, миңа гүя очар канатлар үсә! Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы. Мин я апаем авырса, төннәр буе күз йоммыйча, яныбыздан да китми инде ул! Бары әниләр генә шулкадәр түзем, шәфкатьле була ала. Дөньяда минем әнидән дә чибәр, түземле, ягымлы кеше юктыр, мөгаен.

Әниләр балалары өчен яши. " Ана күңеле балада" дип юкка гына әйтмәгәннәр, күрәсең. Төн йокыларын калдырып, аякка бастырырга, безне чын кеше итәргә тырышучы кеше кем ул? Әлбәттә, әни. Әнием - минем җирдәге фәрештәм. Әнием - минем горурлыгым һәм таянычым. Безгә бөтен назын, җылысын бирә. Әнием янымда булган да, аның җылысын тойганда, миннән дә бәхетлерәк кеше юк дөньяда! Минем бердәнберем, әнием, бурычлы мин синең алда, бик бурычлы. Ходай сиңа озын гомер, бәхет шатлык бирсен. Әнием дип өздереп әйтүдән дә олырак бәхет юк, минемчә. Әнкәйләр сүзе, аларның изге теләге алга таба якты маяк, тормышка фатиха, мең бәладән аралаучы шифалы дәва, диләр. Әнкәйләр догасы безне беркайчан ташламасын иде,амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Регина Сидорова: