Ильяс Баһауов: "Бүгенге көндә булган уңышларым өчен мин бары тик сиңа рәхмәтле" (III төркем)
Ильяс Баһауов, Азнакай районы Кәкре Елга авылы гомуми белем мәктәбе, 11нче сыйныф Соң була күрмәсен... (Хикәя) Әни... Никадәр күп мәгънә сыйган бу өч кенә хәрефле һәр сабый башлап әйтә торган сүзгә!... Һәрбер хәрефе әниләрнең күңел тирәнлеген искәртер өчен сайланган төсле. Ә - әдәп, әхлак, н - наз, нәзакәтлелек, и -инсафлык,...
Ильяс Баһауов, Азнакай районы Кәкре Елга авылы гомуми белем мәктәбе, 11нче сыйныф
Соң була күрмәсен...
(Хикәя)
Әни... Никадәр күп мәгънә сыйган бу өч кенә хәрефле һәр сабый башлап әйтә торган сүзгә!... Һәрбер хәрефе әниләрнең күңел тирәнлеген искәртер өчен сайланган төсле. Ә - әдәп, әхлак, н - наз, нәзакәтлелек, и -инсафлык, игелеклелек... Бу бөек зат үз эченә дөньядагы барлык яхшы сыйфатларны тупларга һәм яшәгән гомерендә шуларны баласына бирергә дип тырыша.
Күзәткәнегез бармы? Әни әйткән һәрбер сүз, һәрбер киңәш урынлы һәм дөрес була. Гади генә итеп "башыңа кими кая барасың?" дигән сүзенең хаклыгы булып кышын тамагың карлыгып чыкса, җәен кояш сугып ега. Ләкин әлеге ап-ачык хакыйкатьне үсә төшкәч кенә аңлыйбыз шул. Ә кайвакыт, гомумән, соң була. Әниләрнең гомере кояш төсле мәңге балкуын теләсәк тә, тормыш чынлыгы башкачарак. Алар исән чакта үз мәхәббәтебезне белдерергә, ялгышларыбыз, әйткән каты сүзләребез өчен гафу үтенергә кирәк.
Айрат та моны аңлады...
- Улым... - дигән тавыш ишетелде телефонда.
Айрат теләр-теләмәс кенә трубканы колагына куеп:
- Вакытым юк, соңыннан шалтыратырмын, - диде салкын тавыш белән һәм шалтыратуны өзеп куйды.
Телефон яңадан тавыш бирмәде. Айрат әлеге шалтыратуны бөтенләй хәтереннән чыгарды. Көнозын мең төрле мәсьәлә артыннан чабып, тәмам хәлдән тайды. Кич җитте. Иртәнге якта күктә якты кояш җылы нурларын сибә иде, ә офистан чыгуга, Айратның битенә ачы җил бәрелеп узды. Ул якасын күтәреп куйды, тиз-тиз генә машинасына кереп утырды һәм "әнием янына кайтам" дигән уйлар белән авылга юл тотты.
Туган өенә илтә торган урам башына килеп җиткәч, йөрәге сискәнеп куйды: һәрчак балкып каршы алучы тәрәзәләрдә баз караңгылыгы. Юл буе ияреп кайткан билгесезлек сыкрау чаткыларына әверелде . Әнисе, ул кайтып җитмичә, урынга ятмый иде, ә бүген нишләп утлар сүнек? Өйнең ишегендәге йозакны күргәч, ул бер мәлгә ни уйларга белмәде. Бик озакка сузылган әлеге бер секундта баш мие "күршеләрдән белешеп булганлыгын" санап чыгарды, чабып кереп тә китте:
- Әнисә апа, әни сездә түгелме?
Әнисә апаның йөзе агарды, сүзен әйтә алмыйча торды. Айрат өчен бу мизгел тәмугьның үзе булып тоелды.
- Айрат, улым, әниеңне ашыгыч ярдәм машинасы алып китте бит әле,- диде Әнисә апа. - Хәле авыр, диделәр. Төгәл берни әйтмәделәр миңа. Ул сиңа шалтыратып караган, ләкин синең телефоның тотмагандыр инде.
Айратның күз аллары караңгыланды. Аяк астындагы җире шуышып алгандай булды да упкынга әверелде. Димәк, әнисе ярдәм сорап шалтыраткан, ә ул.. Шундый минутта тыңламаганы өчен үкенеч кисте аны. Әнисә апага нидер әйтергә теле әйләнмәде, бары тик ишек алдыннан чыкканда гына Әнисә апа Айратның:
- Барысына да мин гаепле. Әнием генә исән булсын, - дигән сүзләрен ишетеп калды.
Машинасына утыргач, район больницасына кузгалды. Әллә юлдан барды, әллә очты - үзе дә аңлата алмас иде.
Егет больницага кергәндә, ниндидер мәетне алып чыгып баралар иде. Айратның йөрәге күкрәгеннән чыгар хәлгә җитте. Ул кая барып бәрелергә, кемнән сорарга - бернәрсәне дә аңламас булды. Аның башында бары тик бер генә уй - әнисе.
Бәхеткә, каршысына баш врач очрады:
- Гафу итегез, сезгә бүген Кадрия Имамованы китергән булырга тиешләр... - дип өзек-өзек иҗекләр белән аңлатты Айрат.
- Улы буласызмы? Әйдәгез минем белән.
Айрат, аякларының егәре кимүен тоеп, доктор артыннан иярде. Җитмәсә, коридор бигрәк озын булып тоелды аңа. Ниндидер бер бетмәс коридор. Алар бер палата ишеге янында туктадылар.
- Керегез, - диде баш врач.
Айрат ишекне ачарга курыкты. Буш ятакка табынса? Калтыраган куллары белән ишек тоткасына кагылды.
Ишек ачылып китте… Күз алдындагы томан таралды. Бүлмәдә бераз сулып киткән әнисе ята иде. Бу мизгелдә аяклары бөтенләй тоту көчен югалттылар, һәм егет сыгылып төште.
- Әнием... -дия генә алды Айрат, күзеннән яшьләр атылып чыкты.
- Улым, тор, син нәрсә? - дигән йомшак, шундый якты, матур, җылы тавыш ишетелде. Әнисенең тавышын ишетүгә, Айрат җиңел сулап куйды.
- Гафу ит мине, мин генә гаепле,- диде улы, әнисенә янына утырып.
Айрат төне буе аның кулын тотып утырды. Бер секундка да җибәрергә курыкты.
"Кадерлик әниләребезне. Алар бездә берәү генә. Безгә биргән яратуны аларга хөрмәт белән кайтарыйк. Җылы сүзләрне бәйрәм көнендә генә түгел, ә елның 365 көнендә дә әйтик. Алар ул сүзләргә лаек. Соң була күрмәсен!" җөмләләре миендә өзлексез бөтерелделәр лә бөтерелделәр.
Хикәямне әниемә багышлыйм. Әниемә рәхмәт әйтәсем килә. Әнием, без гаиләдә 5 бала. Бишебезне дә сез әти белән тәртипле, акыллы балалар итеп тәрбияләдегез.
Ә мине син 9 яшьтән үзең генә үстердең. Син бирешмәден, авыр булса да, бар көчеңне бирдең, миннән чын кеше ясарга омтылдың. Бүгенге көндә булган уңышларым өчен мин бары тик сиңа рәхмәтле. Син кирәк җирдә усал да, кирәк җирдә йомшак та була белдең. Минем һәр адымымда ярдәм итеп торасың. Һәрчак "син булдыра аласың" дисең. Бу миңа бик нык ярдәм итә.
Беләм: бу сүзләрне мин сиңа сирәк әйтәм, егет кеше шундый инде ул, беркайчан да хисләрен тышкы якка чыгармый, ләкин син һәрчак белеп тор : мин сине яратам!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев