Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Су коенганда ике көндә 3 кеше батып үлгән

Күктәкә авылы тирәсендә Ык елгасында 5 июль көнне ике бертуган яшүсмернең батып үлү хәбәре тиз арада таралып, район халкын тетрәндерде.

Вакыйга урынына тиз арада МЧС хезмәткәрләре килеп, эзләнү эшләренә керешә. Шул көнне 18 сәгать 34 минутта егет кешенең гәүдәсен табып алалар. Кыз баланы эзләү икенче көнне дә дәвам итә.

 Без әлеге тетрәндергеч вакыйгага аңлатма бирүен үтенеп 87 нче янгын сүндерү часте җитәкчесе урынбасары Илфак Закировка мөрәҗәгать иттек.

–Ык елгасының бу урынында су бөтерелеп ага. Икенче яшүсмерне эзләү эшләрен Әлмәттән килгән отряд дәвам итә, – диде ул. 6 июльдә тагын бер шундый очрак булды: Буралы авылы буасында батып үлүче бар. Райондашларыбызны аңлы булырга, бернинди буа-елгаларда су кермәскә чакырабыз. Безнең җирлектә бер генә табигый сулыкта да су керүгә рәсми рөхсәт юк! Үзебезне, якыннарыбызны саклыйк, бу мәсьәләгә җитди карыйк, аңлы булыйк!   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев