Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Каникуллар имин үтсен

Янгын күзәтчелеге бүлеге әти-әниләргә һәм балаларга көнкүрештә һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтә.

Каникуллар чорында балалар куркынычсызлыгына аеруча игътибар бирергә кирәк. Статистика буенча, шушы вакытта янгын чыгу очраклары ешая. Илебездә һәр 20 нче янгын балалар гаебе белән килеп чыга.

Җәен балаларның буш вакытлары күп була. Шырпы, башка төрле ут чыганаклары белән уйный күрмәсеннәр. Балаларның бу шаяруы бик зур бәла-казалар китереп чыгарырга мөмкин. Бу хәлләрне булдырмас өчен даими рәвештә балалар белән сөйләшүләр алып барырга кирәк. Аларга гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп торыгыз. Үзегез дә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәгез һәм балаларга үрнәк күрсәтегез. Ут белән шаяруның куркынычы турында искәртеп торыгыз. Көнкүреш электр җиһазларын дөрес итеп куллану кагыйдәләрен өйрәтегез. Йорттан чыкканда электр-газ җиһазларын сүндерергә, аларны карап чыгарга кирәклеген сөйләгез, үз мисалыгызда күрсәтегез.

Йортыгызда күзгә ташлана торган урында барлык гадәттән тыш хәлләр хезмәтләренең телефон номерларын элеп куярга киңәш итәбез. Чөнки кайбер балалар коткару хезмәтенең номеры 112 икәнен белмиләр. Балагыз үзенең яшәгән адресын белергә һәм, хәвеф-хәтәр килеп чыккан очракта, гадәттән тыш хәлләр бүлегенә шалтыратып үзенең кайсы адрес буенча яшәвен, нинди хәл булганлыгын аңлата белергә тиеш.

Исегездә тотыгыз: җәйге каникул вакытында балаларның иминлеге, куркынычсызлыгы өчен ата-аналар җаваплы!

Җәйге яллар хәвеф-хәтәрсез үтсен. Ул истә калырлык күнелле мизгелләргә бай булсын!

Ирек Миңнеханов, район буенча янгын куркынычсызлыгы һәм профилактика бүлеге өлкән инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев