Без капчыкта ятмый
Азнакай шәһәр прокуратурасы 46 яшьлек И.га карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.
Ул кеше гомеренә куркыныч тудыручы продукция сатуда гаепләнә Суд билгеләвенчә, ул узган елның 17 сентябрендә өеннән генә бер танышына спиртлы эчемлек сата. Экспертлар чыгарган нәтиҗә буенча, алкоголь продукциясе кеше гомеренә куркыныч тудырырга мөмкин дип ачыклана. Ягъни ул ясалма булып чыга. Хөкем ителүче үзенең гаебен тулысынча таный. Суд карары нигезендә ул 25 мең сум күләмендә штрафка тартыла. Карар әлегә үз көченә кермәгән.
Азнакай шәһәр прокуратурасы
Фото pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев