Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайлы мошенникларга 450 мең сум акчасын “бүләк иткән”

Районыбызда мошенниклар кулыннан каза күрүчеләр, аларга йөзләгән мең сум акчаларын күчереп, бернисез торып калучылар атна саен диярлек очрап тора. Бу көннәрдә район эчке эшләр бүлегенә бер ир-ат 450 мең сум акчасын урлаулары турында хәбәр итә.

Тикшерү барышында ачыкланганча, аңа шалтыратучы үзен Үзәк банк хезмәткәре дип таныштыра. Каза күрүченең картасында булган акчаларын икенче берәүнең башка счетка күчерергә теләвен әйткәч, азнакайлы сагаеп кала. Шалтыратучы акчаны саклап калу юлын да әйтә, аны банктан алырга да, болар әйткән счетка җибәрергә генә кирәк. Бераздан аңа икенче номердан “ФСБ хезмәткәре” шалтырата. Интернетка кереп, шалтыратучының номерын тикшереп карыйсы итә. Анда исә “ФСБның дежур часте” дигән язу күргәч, ир-ат моңа да ышана. Шуннан ул банкка барып, акчаларын ала да, аларны терминал аша мошенниклар күрсәткән счетка күчереп тә куя. Соңыннан ике хезмәткәрнең дә эзе суына. Билгеле, акчадан да җилләр исә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев