Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакайда мотороллер сатарга уйлаган ирне мошенниклар алдаган

Азнакайда мошенниклар кулыннан каза күргән кешеләрнең саны атна саен артып тора

Узган атнада кырыгалдарлар игъланнар сайты аша мотороллер сатарга уйлаган ир-атны алдыйлар. “Сатып алучы” белән аралашу барышында ул үзен алдарлар дип уйлап та карамый  һәм телефон номерын бирә. Аннан мошенниклар телефонга килгән кодларны сорый. Монысы, имеш, заказны рәсмиләштерү өчен кирәк була. Соңыннан шалтыратучы карта номерларын да ала. Видео-элемтә буенча аралашу вакытында сатып алучы 25 мең сум акчаны күчерүен әйтә, бераздан ялгыш тагын 110 мең сум акча җибәрүен белдерә. Шуннан ир-ат үзен алдауларын сизеп, банкка шалтырата. Мотороллер сатарга теләгән азнакайлының картасыннан мошенниклар 140 мең сум акчасын үзләренә күчергән була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев