Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакай районының Митрәй авылында коры үлән янган

Яз-җәй айларында янгыннар саны да бермә-бер арта.

Бу кешеләрнең үлән, чүп яндырулары, табигатьтә ял иткәндә ут белән саксыз эш итү белән бәйле. Көннәр дә кызу тора, бер тамчы яңгыр да юк, җитмәсә, кичә, бүген көчле җил булды. Бәләкәй генә тәмәке төпчеге дә зур янгыннар китереп чыгарырга мөмкин.

Бүген төшке якта Митрәй авылы янында коры үләнгә ут каба. Вакыйга булган урынга чыккан янгын сүндерүчеләр утка таралырга ирек бирми. Бәхеткә, хуҗалыкларга да, йортларга да зыян килми.

Әлегә кырда янгынның килеп чыгышы сәбәпләре өйрәнелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев