Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФСЕЗЛЕК

Азнакай районында янгында 72 яшьлек ир-ат үлгән

5 декабрь көнне 10:01 сәгатьтә 87 янгын частенең элемтә бүлегенә Каменка авылында мунча януы турында хәбәр итәләр.

Шунда ук һәлакәт урынына чыккан янгынчыларны каршы алган кешеләр мунча эчендә кеше булырга мөмкинлеге турында әйтәләр. 1951 елгы хуҗаның җансыз гәүдәсе мунча идәненнән табыла.

Янгынның сәбәбе — көнкүреш электр приборларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.

— Бурдан калса да, уттан берни калмый дигән әйтем бар. Шуңа нинди дә булса фаҗигагә тарыганчы, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәргә кирәк. Йортларга янгын турында хәбәр бирә торган автоном җайланмалар урнаштырырга киңәш итәбез. Янгын килеп чыккан очракта, кичекмәстән, «01», «101» телефон номерлары буенча хәбәр итәргә кирәк, — ди Азнакай муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлегенең өлкән инспекторы Ирек Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев