Коляска сатарга уйлаган азнакайлы акчасыннан колак каккан
Азнакайда яшәүче хатын-кыз интернет аша товар сатканда мошенниклар тозагына эләккән.
Ул балалар арбасы сату турында игълан урнаштыра. Озак та үтми, аңа “сатып алучы” яза.
Әңгәмә вакытында товар белән кызыксынучы арбаны курьер хезмәте аша җибәрергә тәкъдим итә һәм акча җибәрү өчен ялган сылтама юллый.
Хатын-кыз, акча килгән дип уйлап, әлеге сылтама буенча керә һәм банк картасы мәгълүматларын кертә. Берничә минуттан аның картасыннан 11 888 сум акча юкка чыга.
Шуннан «сатып алучы» барлык хәбәрләрен бетерә һәм бөтенләйгә юкка чыга.
Хокук саклау органнары тагын бер кат искәртә: интернетта сату-алу вакытында банк картасы мәгълүматларын, парольләрне һәм SMS-кодларны беркемгә дә хәбәр итәргә ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев