Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

«ФСБ һәм Үзәк банк» исеменнән шалтыратканнар: Азнакайлы зур зыян күргән

Азнакай районында телефон мошенниклыгының чираттагы очрагы теркәлгән. 73 яшьлек пенсионер хатын-кыз аферистларга 1,4 миллион сумга якын акчасын биргән.

Полиция мәгълүматлары буенча, мошенниклар аңа шалтыратып, үзләрен башта ФСБ хезмәткәрләре, соңрак Россия Үзәк банкы вәкилләре дип таныштырган.

Алар хатын-кызның шәхси мәгълүматлары чит кешеләр кулына эләккән, аның исеменнән законсыз финанс операцияләре башкарылырга мөмкин, дип ышандырган.

Берничә көн дәвамында җинаятьчеләр пенсионер белән элемтәдә булып, психологик басым ясаган. Алар акчаларын «декларацияләргә» һәм «тикшерергә» кирәклеген әйткән.

Мошенникларның күрсәтмәләренә ышанган хатын-кыз башта өендә сакланган 725 мең сум акчасын билгесез кешегә тапшырган. Соңрак банк счетларыннан да акча алырга һәм күрсәтелгән счетларга күчерергә кушканнар.

Нәтиҗәдә, зыян күрүче тагын 96 мең һәм 670 мең сум акчасын җибәргән.

Берничә көннән шалтыратулар туктаган. Вәгъдә ителгән «тикшерүче» дә килмәгән. Шунда гына пенсионер үзенең мошенниклар тозагына эләккәнен аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

Хокук саклау органнары әлеге факт буенча тикшерү эшләре алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев