Азнакай районында янгында өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак булган
Фаҗига Кәкре Елга авылында килеп чыккан.
Кичә районыбызның Кәкре Елга авылында шәхси йортта янгын чыккан. Һәлакәт урынына янгын сүндерүчеләр килгәнче үк авыл халкы йорттан өлкән яшьтәге хатын-кызның гәүдәсен алып чыга.
Хәзерге вакытта янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.
Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге гражданнарга халыкка куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү зарурлыгын искәртә.
«Электр үткәргечләренең төзеклеген даими тикшереп торыгыз, өйдә тәмәке тартмагыз, төзек булмаган электр җиһазларын кулланмагыз, төнгелеккә һәм өйдән чыгып киткәндә электр җиһазларын сүндерегез. Шулай ук бүлмәләргә янгын турында хәбәр бирүче автоном җаһланмалар куярга киңәш итәбез», – ди дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Ирек Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев