Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ИҖТИМАГЫЙ СОВЕТ

2 нче ТОС Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм уздырып, бәлеш пешергән

8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне дә узып китте. Әмма аның кайтавазы, күңелле бәйрәм тәэсирләре әле озак сакланыр. Алсу апа Габделхакова да ТОС — 2 уздырган бәйрәм тәэсирләре белән уртаклаша.

Бәлеш духовкада...

Телефоныма шундый хәбәр килгәч, күчтәнәчемне алдым да, мин дә бәйрәмгә юл тоттым. 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ТОС-2 җитәкчесе тарафыннан оештырылган бәйрәм кичәсенә гадәттәгечә шул төбәктә гомер итүче шәһәрдәшләребез килгән иде. Барыбыз да бер-беребезне беләбез, чөнки без башка чараларда да еш катнашып, бер-беребезне еш күрәбез. Бу юлы да бу очрашу дуслык атмосферасында узды. 

«Егетләребез» (алар хәзер күп түгел) «кызларыбыз»ны бәйрәм белән котлап, үзләре әзерләгән шигырьләрен укыдылар, җыр белән дә котладылар. 

Бәйрәмгә солдат әниләре дә чакырылган иде. Алар белән якыннан танышып, СВОда хезмәт итүче уллары турында сораштык. Бәйрәм хуҗабикәсе Гөлфия Шәрәфетдинова солдат әниләренә бүләк тә тапшырды. 

Мичтәге бәлеш пешеп чыкканчы уеннар да уйнадык. «Муллык кәрҗине» дип исемләнгән уенда катнашып, бәйрәм кунаклары кәрҗиндәге җиләк-җимеш, яшелчәләрнең файдалы сыйфатлары турында ифрат та кызыклы һәм файдалы мәгълүмат җиткерделәр. Мәсәлән, чираттагы уенчыбыз кәрҗиндә урын алган кишерне кулына алып, аңардан тәмле һәм файдалы чәй ясау ысулын өйрәтте. Андый чәйне солдат улларыбызга да җибәрергә була бит. Тиздән җиләк-җимеш, яшелчә тутырылган кәрҗин дә бушап калды һәм без үзебезнең якларда үсә торган ризыклар турында күп мәгълүмат тупладык. 

Ә инде бию-җырга килгәндә, анысына ТОС-2дә бер вакытта да кытлык булмады. Бар да җырлый, бар да бии. Бу көнне дә шулай булды. Костюмнарга килгәндә, кунаклар гади генә, үзенә килешеп тора торган киемдә иделәр. Әйе, без хәзер селкенергә дә куркып торырлык киемнәр кимибез. Бар да гади, бар да үзебезчә. 

Ветераннар оешмасыннан килгән кунагыбызның тәбрикләү сүзен тыңлагач, бәлешкә дә чират җитте. Тик бәлешне авыз иткәнче, кичәнең тагын бер үзенчәлекле өлеше булды. Бәйрәмдә катнашучы бер кунагыбызның тәкъдиме белән, бәйрәмнең хуҗабикәсенә истәлекле бүләк тапшырдык. Бүләкне биргәнче барыбыз да үзебезнең кул тамгасын куйдык. Шулай итеп, «Әйдәгез, дуслашыйк!» исемле китап күп санлы автографлар белән хуҗабикәгә тапшырылды. Автограф хуҗалары әйткәнемчә шушы мәжлескә килгән кунаклар иде. Китап та гади генә китап түгел иде, Тукай премиясе лауреаты Факил Сафинның күпьеллык хезмәт җимеше иде ул. 

Ә мин үз чиратымда Азнакай төбәгендә яшәп, иҗатым да туган ягына багышланган, аңа дан җырлаган сыйныфташым, шагыйрь Илдус Гыйләҗевның бик тә тирән эчтәлекле шигыре белән дәвам иттем. Кунаклар игътибарына шагыйрьнең 1989 елда иҗат ителгән «Авыл күчтәнәче» исемле шигырен тәкъдим иттем. Шигырьдә сүз бәрәңге турында һәм дә бәрәңге дә үсми торган төбәктә яшәүче ватандашларыбыз турында икән. Ә безнең «муллык» кәрҗинендә нәкъ менә бәрәңге дә бар иде. «Авыл күчтәнәче» исемле бу шигырьдә шундый юллар бар: «Бернәрсә дә юньләп үсми, ахры, туган туфрак кодрәт бирмәсә». Нәкъ менә шул гади генә йомры гәүдәле бәрәңгенең әче сугыш елларында халкыбызның төп ризыгы булуын онытмаска иде безгә дә. 

Һәм ниһаять өстәл уртасына кечкенә стадионны хәтерләткән бәйрәм сые, нәкъ менә шул үзебездә үскән бәрәңге һәм хәләл иттән пешерелгән бәлеш килеп утырды. 

Ә инде ураза тотучыларга килгәндә, алар үзләренең рәхмәтләрен җиткереп, өйләренә таралыштылар. Әйе, бөтен кеше дә ашар өчен генә килми, аңа рухи азык та кирәк. Татарның табыны бәлешсез булмый шул. Ул безнең йолабыз. Ә мин шушы бәйрәм табынын баштан алып, азакка кадәр ипләп кенә күзәтеп утырган Алсу апа булам. Бәйрәм рухы күңелләрдә озак сакланыр әле. 
Автор: Алсу Габделхакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев