Монолитта яшәүчеләр гаиләләре белән агачлар утырттылар
Монолит микрорайонында яшәүчеләр бу көннәрдә агач утырту акциясенә бердәм кушылдылар.
Яңа туган сабыйлар хөрмәтенә уздырылган әлеге чараны күп кенә гаиләләр күтәреп алып, изге эшкә бердәм кушылдылар. Монолит микрорайонында гомер итүче Эльза һәм Денис Дәүләтшиннар әле апрель аенда гына дөньяга килгән уллары Тимур, ә Ләйсән һәм Рәсил Дәүләтшиннар февральдә туган кызчыклары Сафия хөрмәтенә исемле агачлар утырттылар.

Агач утырту акциясендә Монолитта яшәүче башка гаиләләр дә бик теләп катнаштылар.
«Бу көнне балалар мәйданчыгы янәшәсендә бергәләп 30 төптән агач утырттык. Алга таба алрны карап, тәрбияләп торырбыз, су сибәрбез дип сүз куештык», – ди әлеге чараны оештыручы 4 нче ТОС рәисе Нурия Хаҗипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев