Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАЛАР

Монолит микрорайонында Күршеләр көнен бәйрәм иттеләр

Кем, нәрсә генә әйтсә дә, бу тормышта күршедән дә якынрак кеше юктыр.

Ниндидер йомышың килеп чыкса да, ярдәм сорап иң элек күршеңнең ишеген кагасың. Әби-бабайларыбыз да юкка гына “Күрше хакы – тәңре хакы” димәгән. Монолит микрорайонында яшәүчеләр дә шулай бер-берсенең хәлен белеп, аралашып, тату гомер кичерәләр.

Кичә алар балалар мәйданчыгында узган Күршеләр бәйрәменә җыелды.

– Күршеләр – иң якын кешеләр дим мин үзем. Кая гына китсәк тә, йортка, ихатага күз-колак булып торучылар да, кайгы-шатлыкларны иң беренчеләрдән булып уртаклашучылар алар. Микрорайоныбызда ел әйләнә төзелеш бара, ел саен дистәләгән яңа йортлар калка. Яшьләребез дә шулай күрше-тирә белән аралашып, матур итеп яшиләр, – ди 4 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова.

Шәһәрнең Мәдәни үзәк коллективы һәм ТОС рәисе белән берлектә уздырылган Күршеләр көнендә өлкәннәр белән бергә балалар да бик актив катнаштылар.  Концерт номерлары карап, бергәләп уеннарда уйнап, күңелле узды бәйрәм. Күршеләр көне соңыннан сый-нигъмәтле өстәлләр артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев