Капка төбендә
Көне дисәң дә көне, чалт аяз . Октябрь ае да димәссең. Шундый көннәрдә ничек өйдә утырасың инде. Элек-электән халкыбыз капка төпләрендә кич утырган, дөнья яңалыкларын уртаклашып, рәхәтләнеп ял иткән.
Ә нигә әле хәзер дә шул матур традицияләрне дәвам итмәскә!? 4 нче ТОС җитәкчесе, тынгысыз Нурия Хаҗипова төне буена урамалар, камыр ризыклары пешерә, кунаклар чакыра. Сәбәбе дә бар бит: Халыкара өлкәннәр көне. Ничек инде үзеңнең тирә-як күршеләреңне тәбрикләмәскә мөмкин.
Өстәлгә самовар менеп кунаклый, тәм-томнар, күчтәнәчләр куела. Элек-электән килгән матур традиция бит инде ул кунакларның күчтәнәчләр белән килүе. Мәртәбәле кунаклар арасында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов, район-шәһәр ветераннар советы җитәкчесе Миләүшә Рәшитова, “Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов… һәм башкалар. Алар күршеләрне бәйрәм белән тәбрик итеп, иң изге, иң матур теләкләрен җиткерделәр. Теләгән кешеләргә шунда ук “Маяк” газетасына да язылырга, бүләкләр алырга да мөмкин булды.
“Районыбызның бердәнбер газетасына язылмый мөмкин түгел. Без – өлкәннәр аны аеруча яратып укыйбыз. Ветераннар тормышы, киңәш-табышлар, районыбыз яңалыклары… барысы да бар. Коллективка бик зур рәхмәт”, – ди Миләүшә ханым.
Капка төбенә җыелучылар рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, районыбыз артистлары концертын да карап хозурландылар. Артист дигәннән, алар ветераннарыбызның үзләре арасында да бик күп. Бәйрәм әле чәй табыны артында шактый дәвам итте. Көне кояшлы, җылы булса да, кичләре бик салкын шул алтын көзнең. Шулай булмаганда бәйрәм әле бик озак дәвам итәр иде кебек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев