Игелекле йөрәкләр
Азнакайның “МИКС” яшүсмерләр клубында волонтерлар очрашуы узды.
Волонтерларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин, депутатлар, район җитәкчеләре һәм шәхсән үзе исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Галиева сәламләде.
«Вакытыгызны да, көчегезне дә җәлләмичә изге эшләр башкарганыгыз, игелекле йөрәгегез өчен зур рәхмәт сезгә. Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм җибәрәбез. Болар барысы да сезнең ярдәм белән башкарыла. Сезнең күңел җылыгызны кушып әзерләнгән ярдәм егетләребезгә рухи көч бирә. Кешеләргә, җәмгыятькә булган игелекле эшләрегез өчен зур рәхмәт сезгә!» – диде ул.
Җәмәгатьчелек эшләрендә актив катнашулары һәм гуманитар ярдәм әзерләүдә игелекле хезмәтләре өчен волонтерларга муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев