Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАЛАР

Һәркем үз соравына җавап алды

Шәһәр микрорайоннарында яшәүчеләрнең район җитәкчеләренә сораулары һәрчак туып тора.

Шуннан чыгып, үзара очрашулар үткәрелә һәм анда һәркем үз гозеренә җавабын да таба. Шушы көннәрдә чираттагы шундый очрашу шәһәребезнең 6 нчы мәктәбе базасында шушы төбәктә яшәүчеләр белән узды. Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, оешма-предприятиеләр һәм ТОСлар җитәкчеләре күпсанлы сорауларга җаваплар бирделәр.

 Сөйләшүне башлап, район башлыгы Марсель Зөфәр улы районның бүгенге тормыш-көнкүреше белән таныштырып узды. Шәһәрдә күпкатлы йортларга ремонтлар дәвам итә, юллар төзекләндерелә, ишек алды программасы кысаларында эшләр җәелдерелгән, мәктәпләр, балалар бакчалары, медицина учреждениеләре яңартыла, Яңа Юлда футбол кыры төзелә, Мәнәвездә, Ишкәев исемендәге паркта федераль грант буенча күләмле эшләр көтелә. Актүбәдә нефтьчеләребез тарафыннан зур үзгәрешләр алып барыла, яңа эш урыннары булдырыла. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышлар сөендерсә дә, әмма зур зыян китергән суыклар булу, инде байтактан яңгырларның яумавы гына борчуга сала. Әле хәл итәсе проблемалар да җитәрлек. Аларның берсе дә башкарып чыкмаслык түгел, исәнлек, ил-көннәрдә иминлек кенә булсын.

Район башлыгының эчтәлекле чыгышыннан соң, халык фикере, гозерләр тыңланды. Өлкән буын вәкилләрен медицина хезмәте күрсәтү белән бәйле мәсьәләләрнең күбрәк кызыксындыруын аңларга була, олыгайган саен сәламәтлек кадерлерәк була бара шул. Бу төр сорауларга җавапларны бик төпле итеп баш табиб урынбасары Олег Косоногов бирде. Пандемия чорында сырхауханәдән чыкмый, шунда яшәгән, райондашларын дәвалауга бар сәләтен, белемен, тырышлыгын биргән табибны барысы да яхшы белә һәм аның җавапларыннан да канәгать калдылар.

Районыбызның ТОСлар эшчәнлеген, иҗтимагый тормышын яктыртып чыгыш ясаган район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллинның чыгышы да кызыклы, эчтәлекле булды.

 Биредә яшәүчеләр коммуналь хезмәтләр, скутерларда йөрүчеләр өчен юл йөрү кагыйдәләре, кварталлардагы иминлекне тәэмин итү максатында юл билгеләре кую белән бәйле һәм башка күп төрле гозерләрен җиткерделәр.

 Модный очрашулар шәһәребез кварталларында җәй буена менә шундый эшлекле сөйләшүләр рәвешендә дә, ишегалды бәйрәмнәрендә дә дәвам итәчәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев