Бәйрәм кайтавазы
1 июнь – Халыкара балалар көне уңаеннан Гагарин урамы 25 йорт ишегалдында балалар өчен матур спорт бәйрәме узды.
Аны аларга 1 нче ТОС җитәкчесе Миләүшә апалары Рәшитова оештырды. Балалар ике төркемгә бүленеп, төрле уеннар, ярышларда: ераклыкка сикерү, зур кәлүшләр киеп йөгерү, бәйләнгән аяклар белән парлап йөгерү, асфальтка рәсемнәр ясау, “змейка”, “паровозик” кебек хәрәкәтле уеннар һ. б. да көч сынаштылар. Бәйрәм ахырында Миләүшә Миргазияновна аларны тәмле күчтәнәчләр белән сыйлады.
Бәйрәм балаларга бик тә ошады. Мондый чаралар балаларны бер-берсе белән танышырга, дуслашырга һәм әлбәттә, спорт уеннарында чыныгырга да ярдәм итә. Балалар да, әти-әниләр, әби-бабайлар да бик рәхмәтле калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев