Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАЛАР

Азнакайның территориаль иҗтимагый үзидарәләре шәһәребез чисталыгы сагында

Азнакайда һәр тарафта иртә яздан чистарыну өмәләре гөрли.

Әлеге игелекле эштән территориаль иҗтимагый үзидарәләр дә читтә калмыйча, шәһәребезне чүп үләннәрдән арындыруда зур активлык күрсәтә. Әле бу көннәрдә алар бөтенесе җыелып, Яңа Юл бистәсендә зур өмә үткәрделәр. Анда үзенең яшәгән җиренең чисталыгына битараф булмаган кешеләр дә актив катнашты.

 

«Чулман урамында чүп үләннәрне чабып,бөтен җирне ялт иттердек. Микрорайонның үзәк урамнары матурланып, чистарып калды. Шәһәребез, бистәбез, урамнарыбызның чисталыгы, матурлыгы үзебез өчен кирәк. Киләчәктә мондый өмәләрдә кешеләр күбрәк катнашсын иде», – ди 9 нчы территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Риф Самаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев