Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАЛАР

Азнакайда “Уңышлар сере” хатын-кызлар клубы мастер – класска җыйды

Шәһәребезнең заманча ЗАГС бүлегенең купшы залында чираттагы чараны мәшгульлек үзәге каршында эшләп килүче “Уңышлар сере” район хатын-кызлар клубы активистлары оештырды.

”Бердәм Россия” партиясенең “Минем карьера” программасы кысаларында узучы бу чара үз эшен ачарга ниятләгән декрет ялындагы әниләр, Азнакай политехник техникумында укучы аш-су өлкәсендә технолог һөнәрен үзләштерүче егет-кызлар өчен мастер-класс рәвешендә барды. Шәһәребезнең оста кондитерлары Ләйсән һәм Лилия аларга десерт ризыклары пешерү серләрен ачты.

Сүз уңаеннан, 2023 елда ил буенча мондый үзәкләрдә 1500 яшь кешене укыту-өйрәтү күздә тотыла. Алар үз бизнесын ачу өчен тиешле белем һәм тәҗрибә туплап, проектларын экспертларга тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев