Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАЛАР

Азнакайда өлкән яшьтәге волонтерларны зурладылар

Азнакай районы өлкәннәре махсус хәрби операция башланганнан бирле егетләребезгә төрле яклап ярдәм күрсәтә.

Азнакай халкы – элек-электән үзенең бердәмлеге белән аерылып торган. Илебездәге вәзгыять безне тагын да берләштерде: бүген шәһәрдә, авылларыбызда барысы да егетләребез иминлеге өчен тырыша. Яшьләрдән өлкәннәр дә калышмый: маскировкалау челтәре дә үрәләр, җылы оекбашлар да бәйлиләр, чәйләр дә ясыйлар, эчке кием-салымын да тегәләр алар.

«Тау» яшьләр үзәгендә игелекле эшләрдә актив катнашкан «көмеш» волонтерларны зурладылар. Әлеге чара 2 нче һәм 11 территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре Гөлфия Шәрәфетдинова һәм Владимир Кротов башлангычы белән уздырылды. Быел алар республика бәйгесендә катнашып, грант та откан булганнар.

Тынгы белмәс ветераннарыбызны район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин сәламләп, йөрәкләре игелек белән тулган һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Волонтерларга бүләкләр дә әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев