Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАЛАР

Азнакайда иң матур ишегалларын ачыкладылар

Шәһәр Сабан туе алдыннан 12 нче территориаль-иҗтимагый үзидарәсен караган җирлектә “Иң матур капка төбе” бәйгесе уздырылды.

– Безнең ТОС территориясендә каралган, күз явын алырдай чәчәкләр утыртылган ишегаллары бик күп. Аларның һәрберсе үзенчә матур, зәвыклы. Хуҗабикәләрнең фантазиясенә дә шаклар катарлык. Бәйрәм алдыннан активистыбыз, волонтер Гөлчәчәк Җәлилова белән йорт алларын карап чыгып, җиңүчеләрне билгеләдек. Нәтиҗәдә, Вәлиуллиннар (Котовский урамы), Хәмидуллиннар (Щорс урамы), Нурлыевлар (Щорс урамы), Галимовлар (Щорс урамы), Җәлиловлар (8 Март), Әмирҗановлар (Щорс урамы), Сәйфуллиннар (Ершов урамы), Латыйповлар (Ершов урамы), Ильиннар (Вәлиханов урамы), Аитовлар (Щорс урамы) гаиләләре җиңүче дип табылды. Аларның барысына да истәлек бүләкләре тапшырылды, – ди 12 нче ТОС рәисе Гөлфия Абдуллина.

Тулырак “Маяк” газетасыннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев