Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАЛАР

Азнакайда адмкомиссияләр һәм ТОСлар уртак максатта эшли

Район Советы каршысында эшләп килгән җирлегебезнең төзеклеге, чисталыгын үз күзәтүендә тотучы административ комиссия әгъзалары чираттагы рейд вакытында Владимир Кротов җитәкләгән 11 нче ТОС җирлегендә өмә җәелдергән ТОС лар җитәкчеләренә тап булдылар.

Тирә-якны чапкыч-чалгылар тавышына күмеп  алар биредәге балалар мәйданчыгын чүптән арындыруга керешкән.

Шәһәрнең шәхси йортлар өлешендәге  бу мәйданчыкларда яңгырдан соң чүп үләне бик тиз калка, чабып җитеш кенә.

Бер сәгать эчендә мәйданчык тигез булып  яктырып та калды. Ә менә күршедәге шәхси йортлар тирәләре шайтан таягы, билдән билчәнгә батып тирә-юньне бик тә ямьсезләп тора. Югыйсә, агач-куаклар да утыртылган,  әмма чүп басып китеп аларны каплаган. 

Кызганычка каршы, шәхси секторда мондый ихаталар күп очрый. Үзебез яшәгән җирне чиста тотсак иде дә бит. Ә югыйсә, моның өчен әллә ни вакыт та, күп көч тә таләп ителми, бары тик читенсенү хисләре булу һәм теләк кенә кирәк.

Бик тырышып тәртип булдырган ТОСлар җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткереп, адмкомиссия әгъзалары юлын дәвам итте. Тәртип,  чисталык таләпләрен сакламаучылар үз җавабын алыр әлбәттә, штрафларның да саллы булуын онытмыйк. Бу исемлеккә эләкмик, җәмәгать,  барсы да бары тик үзебездән генә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев