Нинди генә көннәр юк! Бөтен дөньяда хәтта Туңдырма көне дә билгеләп үтелә.
Шул уңайдан, Клиентлар белән эшләү хезмәтенең Өлкән буынның аралашу үзәгендә бик кызыклы очрашу – мастер класс үтте.
Җәен оныклары белән мәш килгән әбиләр биредә туңдырма ясау серләрен төшенде, мастер-класста осталыкларын чарладылар.
Туңдырманың иң җәелгән төре – кечкенә пыяла савытларда ясалганы. Анда бу ризык үтә матур, тәмле булып күренә дә шул.
Әнә шулай авызда эреп торган туңдырманы алар зәвыкле итеп ясарга, бизәргә дә өйрәнде, дип хәбәр итә безгә үзәк җитәкчесе Ләйсән Шәйдуллина.
Нет комментариев