Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖИҢҮ

Азнакайда ветераннар советы рәисләре чәй табыны артында очрашты

Азнакайда Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее уңаеннан, районның ветераннар советы рәисләре өчен гамьле очрашу чарасы оештырылды.

Анда район башлыгы Марсель Шәйдуллин,  ТР Дәүләт Советы  депутаты Нәҗип Хаҗипов, районның төрле оешмаларында озак еллар дәвамында ветераннар советы рәисе вазифасын башкарган өлкән яшьтәгеләр, сугыш чоры балалары катнашты.

“Сез  районыбызның чын патриотлары! Без сезнең белән горурланабыз, хөрмәт итәбез”- дип ассызыклады район башлыгы Марсель Шәйдуллин барлык катнашучыларны сәламләп.

 
Котлауларга ТР Дәүләт Советы  депутаты  Нәҗип Хаҗипов та кушылды:

“Азнакай районы  бүген республика күләмендә күп юнәлешләр буенча алдынгы урыннарда бара.  Шушы муллыкны сугыш чоры балалары тудырганнар”.


Сүз уңаеннан, бүген Азнакай районында 184 тыл хезмәтчәне, 21 тол хатын, 2387 сугыш чоры балалары яши. 

“ Чараны оештыруда “Татнефть” компаниясе, район җитәкчелеге ярдәм итте. Сугыш чоры балаларына аерым игътибар  бирелде”,  – дип сөйләде районыбызның ветераннар оешмасы җитәкчесе Миләүшә Рәшитова.


Ветераннар өчен мул итеп табын әзеләнгән иде. 
Очрашу барышында төрле елларда авылларда  һәм шәһәр оешмаларында ветераннар советын җитәкләүчеләргә, сугыш чоры балаларына  тантаналы рәвештә бүләкләр тапшырылды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашучыларга күңелле чыгышларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса